«Китап укучылар эскәмиясе»: акция (0+)

30 июль көнне 18 нче мәхәллә халкы һәм кунаклары өчен 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан хәзерге заман вакытлы матбугатын укуны алга җибәрү буенча «Китап укучылар эскәмиясе» дигән акция оештырылды.

чит скамейка
23ф. Акция Читающая скамейка (5)
23ф. Акция Читающая скамейка (3)
23ф. Акция Читающая скамейка (6)
23ф. Акция Читающая скамейка (4)
23ф. Акция Читающая скамейка

Үтеп баручыларга балалар һәм өлкәннәр өчен журналлар тәкъдим ителде. Яшь китап сөючеләр бик шатланып акциядә катнашты. Аларның игътибарын аеруча матур, төсле балалар журналлары җәлеп итте. Балалар «журнал лотосы» сорауларына җавап бирде, «Сәнгатьле уку» бәйгесендә катнаштылар. Өлкәнрәк яшьтәге укучыларны «Здоровье» һәм «Сөембикә» журналлары кызыксындырды. Шулай ук алар өчен «Язучыны таны» фото-викторинасы үткәрелде, анда укучылар фото буенча язучы яки шагыйрьнең исем-фамилиясен атарга тиеш булды.
Китапханәчеләр барысына да китапханәгә чакыру кәгазе беркетелгән китап кыстыргычлары таратты.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: